Кызыклы шәхес иҗаты белән танышу

2020 елның 28 августы, җомга

  Югары Симет авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балаларның ялын кызыклы һәм күңелле үткәрү өчен күп көч куялар. Шушы көннәрдә татар халкының күренекле улы, язучы, җәмәгать эшлеклесе драматург Туфан Миңнуллинга багышланган әдәби сәгать уздырдылар. Чара барышында балалар Туфан Миңнуллинның китаплары, аның иҗаты, балачагы һәм яшьлеге, ирешкән уңышлары турында белделәр, шул рәвешле  иҗади һәм шул ук вакытта көчле шәхес белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International