"Керик әле урманнарга..."

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Шәмәрдән авыл мәдәният йорты, «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә, "Керик әле урманнарга" дип исемләнгән урман аланы буйлап экскурсия оештырды. Чара барышында танылган татар халык җырлары һәм биюләре башкарылды. "Түгәрәк уен", "Наза", "Капкалы", "Бишле бию" кебек традицион күңелле уеннарны уйнадылар. Экскурсия ахырында шифалы үләннәр: канлы үлән, ромашка җыйдылар. Чарадан барысы да бик канәгать калдылар, рәхәтләнеп ял иттеләр һәм күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International