ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган концертлар.

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Саба муниципаль районының мәдәният бүлеге җитәкчелегендә авыл мәдәният йортларында, авыл клубларында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган концертлар оештырыла. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар вокал номерлары белән чыгыш ясыйлар, биюләр башкаралар, Ватан турында шигырьләр сөйлиләр. Авылдашлары уеннарда бик теләп катнашалар, ялларын файдалы итеп үткәрәләр, урамда учак ягып пешерелгән кайнар чәй, пылау белән сыйланалар. Чараның максаты-кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International