Ел саен 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балаларда илнең дәүләт символларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, Ватанга патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан "Россия Флагы - безнең горурлыгыбыз"акциясе үткәрделәр. Чара бәйрәмнең тарихы, Россия флагы төсләренең әһәмияте турында әңгәмә белән башланып китте. Аннан соң рәсем конкурсы һәм флажоклар ясау буенча мастер - класс оештырылды. Акция авылдашларын котлау һәм аларга флаглар рәвешендә триколорлар тарату белән тәмамланды.