“Әллүки” балалар бакчасында “Чәчәк атнасы”

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Җәй-балаларның  үсеше өчен менә дигән вакыт. Тирә-юньдә шулкадәр мөмкинлекләр: су, үлән, чәчәкләр.

Табигатьтә экологик яктан грамоталы, үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм чәчәкләр дөньясының күптөрлелеге турында күзаллауларны ныгыту максатыннан, Саба 2 нче «Әллүки» балалар бакчасында «Чәчәк атнасы» узды.

Атна буе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең эшчәнлеге төркемнәрдә дә, урамда да бу тема белән сугарылган иде.

Чәчәкләр-ул шатлык һәм матурлык символы. Менә Саба 2нче «Әллүки» балалар бакчасы педагоглары да табигать биргән гүзәллекне, матурлыкны күрсәтергә тырыштылар.

Балалар бакчасы территориясендә, һәрвакыттагыча, чәчәкләр бик күп үсә, шуңа күрә балалар аларның яфракларына кадәр барып, хуш исләрен күтәрә алдылар. Балалар бакчасы педагоглары белән бергә аппликацияләр, кәгазьдә чәчәкләр ясадылар, иллюстрацияләр, открыткалар, төрле чәчәкләр белән альбомнар карадылар, табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, төрле төсләр белән охшашлык табарга өйрәнделәр. Шулай ук клумбаларда су сибәләр, чүп үләннәрен җыештыралар һәм могҗизалы чәчәкләр белән сокланалар. Педагоглар балаларга чәчәкләрнең күптөрлелеге турында сөйләделәр, тәрбияләнүчеләр таныш исемнәрен кабатладылар, чәчәк үсемлекләренең дару да булуын белделәр. Табигать могҗизасын сакларга һәм барысы да матурлыкка соклана алсын өчен өзмәскә кирәк дигән карарга килгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International