Әйе, без Сабалылар күршеләр көнләшерлек итеп яшибез. Бу барлык өлкәләрдә дә шулай. Спорт исә иң күп уңайлыклар һәм мөмкинлекләр тудырылган өлкә. Шуңа да район халкы кечкенәсеннән башлап, лаеклы ялдагыларны кертеп, һәрвакыт хәрәкәттә. Шул уңайлыклар рәтенә кичә тагын бер объект өстәлде. Төгәлрәге, Байлар Сабасының Пушкин урамында 18В адресы буенча (“Бәләкәч” балалар бакчасы каршында) спорт мәйданчыгы ачылды. Ул волейбол һәм баскетбол уеннары белән шөгыльләнү өчен хезмәт итәчәк. Аны ачуда Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Кызыл тасманы әлеге мәйдан хуҗалары булачак балалар кисте. Алар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыклы уеннар да әзерләгән иде. Өлкәннәр исә баскетбол уенында көч сынашып, яңа спорт мәйданчыгын сынап карадылар. Без исә объектны сафка бастырган “ПМК-159” җәмгыяте эшчеләренә рәхмәт белдерәбез. Мәйданчык буш тормасын, биредә чисталык саклансын һәм сакчыл карашта булыйк дигән теләктә калабыз.