Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында ”Дару үләннәре” темасына әңгәмә

2020 елның 31 июле, җомга

2020 нче елның 29 нчы июль  көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә   тәрбияче Гыйльметдинова Гөлчәчәк җитәкчелегендә " Дару үләннәре” темасы астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә саф һавада узды.

 Безнең шөгыльнең максаты: балаларның дару үләннәре, аларның үзлекләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлар: балаларның дару үсемлекләре, аларның сәламәтлеге, куллану кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү; балаларда үсемлекләргә сакчыл караш, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

 Шөгыль чәчәкле болында үткәрелде. Анда балалар дару үләннәре : ромашка, үги ана яфрагы, кычыткан,бака яфрагы, бетнек, әрем,сары мәтрүшкә һәм башка үсемлекләр белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләр бу дару үләннәре нинди үзлекләргә ия булуларын һәм авырган вакытта аларны ничек кулланырга кирәклеген белделәр. Шөгыль ахырында балалар киптерү һәм гербарий ясау максатыннан берничә үсемлек җыйдылар. Балалар бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмәт белделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International