29 июль көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Илшат Сафиуллин белән берлектә ял кичәсе, тере музыка кичәсе оештырдылар. Җырлар биюләр, баянда уйнау белән алмашынды, халык һәм эстрада җырлары яңгырады. Үз чиратыбызда, без, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, барлык тамашачыларга җылы кабул итүләре, алкышлар, иҗатыбызга тугрылыклары өчен рәхмәт белдерәбез.