Байлар Сабасында "Безнең ишегалды" программасы тормышка ашырыла

2020 елның 28 июле, сишәмбе

     Йортның матурлыгы ишегалдыннан башлана дигән фикер белән килешәсездер, мөгаен.  Бу көннәрдә Байлар Сабасының З.Йосыпов урамындагы 13Б, 15 һәм 15А күпфатирлы гомуми йортларының ишегалдында төзекләндерү эшләре бара. Аны “МДСУ-1” җәмгыяте эшчеләре Татарстан Республикасы Президентының “Безнең ишегалды” программасы кысаларында тормышка ашыра. Программа 3 йорттан 63 фатирда яшәүчеләргә уңайлы мохит тудырачак, барлыгы 6830 квадрат метр мәйданда эш башкарылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International