... Юллар, юллар, авыр булса булсын,
Тик соңгысы гына булмасын, – дип җырланса да, бүгенге заманда машина белән асфальт юлдан гына җилдереп баруны барыбыз да ярата. Авыр дигәне язгы-көзге пычракларда машина белән кереп булмый торган юл өлешләре турында дип аңлыйк. Безнең Байлар Сабасында исә мондый урыннар инде бөтенләй юк диярлек. Ел дәвамында бистәнең юлларын төзекләндерүгә күп чыгымнар тотыла. Әле менә Сабаны әйләнеп уза торган юлның З.Йосыпов урамы чатыннан башлап Тукай урамына кадәрге өлеше районыбызның юл идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан нәкъ менә җилдереп кенә бара торган итеп төзекләндерелде. Гомуми озынлыгы 1685 метрны тәшкил иткән әлеге юлда эш еллык план нигезендә башкарылды. Юл әзер, димәк, безгә тиешле тизлекне саклап, җырны җырлап, хәерле һәм имин юллар язсын барыбызга да дигән теләктә йөрергә генә кала.