Хәрәкәтле уеннар – төгәл һәм үзвакытында биремнең үтәлешен характерлаучы, уенда уйнаучылар өчен мәҗбүри үтәлергә тиешле кагыйдәләрне үз эченә бәйләгән, баланың аңлы һәм актив эшчәнлеге ул. Хәрәкәтле уен баланы тормышка әзерли торганкүнегү ул. Мавыктыргыч эчтәлекле, хис-кичерешләргә бай булган уеннар билгеле бер акыл һәм физик тырышлык уята. “Тот!”, “Йөгер!”, “Тукта!” кебек кинәт әйтелгән сигналларга тиз арада җавап реакциясе ясау, хәрәкәтле уеннарның үзенчәлеге булып тора. Хәрәкәтле уен – баланың белемен һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белүдә, фикерләү сәләтен үстерүдә, җитезлек, осталык, әхлакый-ихтыярый сыйфатлар байлыгы белән тулыландыру чарасы. Педагогика фәнендә хәрәкәтле уеннар һәрьяклап үсеш алган баланы формалаштыруда иң төп чараларның берсе буларак карала. Хәрәкәтле уенны иң мөһим тәрбия институты дип атарга мөмкин, физик һәм акыл сәләтләрен үстерүгә ярдәм итүче, шулай ук әхлакый нормаларны, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, җәмгыятьнең этик кыйммәтләрен үзләштерү дә күздә тотыла. Шуңа күрә Эзмә “Саф чишмэ” балалар бакчасы тәрбиячеләре еш кына саф һавада балалар белән хәрәкәтле уеннар уйныйлар.