Саба шәһәр башкарма комитеты тәкъдиме белән һәм “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләр җирле бүлекчәсе, Саба муниципаль районы Советы каршында эшләүче Яшьләр парламенты белән берлектә 14нче июль көнне “Экологик велоузыш” дип аталган акция үткәрелде. Әлеге чараның максаты - Байлар Сабасының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан гидротехник корылма территориясен чистарту. Әле ул гына да түгел, җәйнең матурлыгын күреп, табигать белән хозурлану һәм әлбәттә инде, велосипедта йөреп, сәламәтлекне ныгытып кайту. Үз эченә берьюлы әнә шуның кадәр файдалы якларны туплаган чарада катнашучылар территориядә чүп-чарның күп булуын күреп борчылсалар да, кәнәгать калдылар. Бу исә безгә табигатькә чыккач чүп-чарны иренмичә җыеп алып кайтырга кирәклеген искәртә. Чөнки синнән соң бирегә башкалар килеп ял итә бит.