“Сәләт Саба” сәлкешләре Биләр җирлегендә

2020 елның 14 июле, сишәмбе

11 июльдән 16 июльгә кадәр безнең «Сәләт Саба» аланы Биләрдә уза торган "Сәләт" Халыкара яшьләр форумында катнаша. Шулай ук форумда катнашучыларны танылган фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре белән очрашулар көтә. Талантлы балалар төрле чараларда – брейн-рингта, интеллектуаль марафонда, шахмат, волейбол, футболда үзләренең спорт һәм интеллектуаль үсешләрен сынап караячаклар. Әлеге форум вакытында "Сәләт" аланнары арасында шаяннар һәм тапкырлар клубы да узачак. Безнекеләрнең беренче нәтиҗәләре дә бар инде. Теннис ярышында безнең “Сәләт Саба” аланы  1 урынны, “Нәрсә?Кайда?Кайчан?” уенында бер баллга калышып, командабыз 4 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International