"Гүзәл җәй" атна темасы кысаларында традицион булмаган метод белән рәсем ясау

2020 елның 10 июле, җомга

Табигатьтә матур җәй хаким итә.Буген Бигәнәй Ромашка балалар бакчасында « Гүзәл җәй» атна темасы кысаларында балалар традицион булмаган метод белән рәсем ясадылар. Традицион булмаган рәсем ясау шөгыльләрендә үсеш, табигатькә карата мәхәббәт уяту  бурычлары куелды. Балалар үзләренең хис тойгыларын кәгазьгә төшерделәр.

Рәсем ясаганда алар яфрак, үләннәрне һәм мамык таякчыкларны кулландылар. Болынга аллы-гөлле,хуш исле чәчәкләр сибелгэн. Традицион булмаган рәсем ясаганда баланың кәефе күтәрелә, үз көченә ышанычы арта. Традицион булмаган рәсем ясау шөгыльләрендә үсеш, тәрбия бурычлары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International