Саф һава-тәнгә дәва

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Сәламәтлекне ныгыту төп максатыбыз. Шунлыктан спорт уеннары безнең көндәлек шөгелебез.

Без буген балалар белән саф һавада физкультура дәресен үткәрдек. Дәрес барышында, уен мәйданчыгындагы спорт инвентарьлары белән төрле күнегүләр ясадык. Балалар һәрберсе үзләренең яңа төрле уен уйнау ысулларын күрсәттеләр.

Чара ахырында балалар белән татар халык уены «Йөзек салышлы» уйнадык. Балалар барысы да бик тырышып уйнадылар. Шулай ук, “Күрсәт әле үскәнем”, “Бау артыннан туп”  дип исемләнгән яңа төрле уеннар уйнарга өйрәндек. “Паровозик” уены балаларнын күңеленә бигрәк тә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International