Килдебәк авыл мәдәният йортындагы чара

2020 елның 4 июле, шимбә

3 нче июль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Светофор Светофорычта кунакта” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар юл йорү кагыйдәләре барлыкка килү тарихын, беренче светофорның кайсы елда һәм кайда барлыкка килү турында белделәр. Шулай ук уен формасында балалар шәһәр һәм торак пункт урамнарында һәм юлларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Моннан тыш чарада катнашучылар җәяүлеләр өчен генә түгел, ә машина йөртүчеләр өчен дә булган юл билгеләрен дә дөрес атадылар. Ә “Синең куркынычсызлык” викторинасы балаларның юл йөрү кагыйдәләретурында белемнәрен уен формасында тикшерергә мөмкинлек бирде. Чара ахырында барлык балалар да бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International