Экологик тәрбия бирүнең бер кызыклы формасы – экологик сукмак – табигатьтә махсус оештырылган өйрәнү, белем алу маршруты. Быелгы җәй айларында Шәмәрдән авылы “Төремкәй” балалар бакчасында шушындый экологик сукмак эшли башлады. Сукмакның максаты төрле: балаларга белем-тәрбия бирү, балалар бакчасында эшләүчеләр һәм балаларның әти-әниләренең үзаңын күтәрү, һәм иң мөхиме – балаларда табигатькә карата мәхәббәт уяту.