Җәй-балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның сәламәт яшәү рәвешенә күнегүләрен формалаштыру өчен иң кулай вакыт.2020 елның 1 июлендә Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Дус балалар"дип исемләнгән спорт-уен программасы үткәрделәр. Каршылыклар полосасына 2 команда чыкты:"Молодцы "һәм"Удальцы". Алар юлында җитезлек, көч, меткость һәм тизлек өчен авыр күнегүләр күп булды. Балалар бер-берсе белән җитезлектә ярыштылар, уеннар уйнадылар, барлык кыенлыкларны да җиңеп чыктылар. Чара дәвамында балаларның күңелле, позитив кәефләре күзәтелде .Барлык катнашучылар да татлы призлар алды.