«Яшьләр тукталышы»

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

27 июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты территориясендә яшьләр өчен Яшьләр көненә багышланган «Яшьләр тукталышы» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Яшьлек - эзләнү, ачышлар һәм иң кыю өметләрне тормышка ашыру вакыты. Мәктәп укучылары, студентлар, яшь эшчеләр-илебезнең киләчәге. Аларның да үз бәйрәме бар – Россиядә 27 июньдә бәйрәм ителә торган Яшьләр көне. Әлеге вакыйга кысаларында Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Яшьлек» спорт комплексы белән берлектә яшьләр өчен бәйрәм оештырдылар. Чара концерт номерлары, уеннар һәм конкурслар белән үрелеп алып барылды. Барлык актив яшьләр дә чарадан бик канәгать калдылар, уеннарда һәм эстафеталарда үзләренең спорт әзерлекләрен күрсәттеләр, флешмоб биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International