Килдебәк бригадасында терлек азыгы әзерләү

2020 елның 19 июне, җомга

Бу көннәрдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында кызу эш вакыты – тулы куәткә терлек азыгы әзерләү бара. Бүгенгесе көнгә хуҗалыкта барлыгы 748 тонна төргәктә сенаж һәм 200 тонна печән әзерләнде. Хуҗалыкның, “Юлбат” һәм “Саба” җәмгыятләре механизаторлары Бариев Артур, Каримов Дамир, Рафиков Наил, Миннемуллин Миястар, Ганиев Албер, Мансуров Фәнил һәм башкаларның бердәм, килешенгән хезмәте нәтиҗәсендә терлекләргә яхшы сыйфатлы азык әзерләнә  дип әйтә алабыз. Авыл хезмәтчәннәренә уңайлы һава торышы һүм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International