Россия – безнең ил

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Эзмә авыл җирлегенең  Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре Россия көне уңаеннан «Россия – безнең ил» дигән исем астында танып-белү сәгате уздырдылар. Катнашучыларга китапханәче  Россия тарихы,мәдәнияты, көнкүреше темаларын чагылдырган  бай  мәгълүмат  җиткерде. Соңыннан һәр бала үзенең хисләрен ак кәгазь битләренә  һәм асфальтка төшерелгән рәсемнәр аша белдерделәр. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International