Хезмәт тәрбиясе

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

 Балачак - кеше шәхесен формалаштыруның башлангыч этабы. Бу чорда табигатькә, үз-үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата мәхәббәт һәм уңай мөнәсәбәт салына.

Балаларның Саба 5 нче номерлы «Бэлэкэч» балалар бакчасындагы бакча  территориясендә көченнән килгәнчә эшләү,  гап-гади экологик күзаллаулар формалаштыруга йогынты ясый.

Бакча-ул әле үз эшеңнең нәтиҗәләрен күрү мөмкинлеге дә. Бакчадагы уртак хезмәт җаваплылыкка өйрәнергә мөмкинлек бирә, хезмәт күнекмәләрен формалаштырырга һәм балалар коллективын берләштерергә ярдәм итә. Һәм, әлбәттә, балалар бакчасында бакча, саф һавадагы хезмәт балаларның сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International