Саф һавада уеннар - иң файдалы вакытларның берсе. Алар баланың сәламәтлеген ныгытуга, аның уңай кәефенә ярдәм итә. 15 июнь көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен саф һавада ярышлар һәм хәрәкәтле уеннар оештырдылар. Ачык һавада күңел ачу балаларга бик зур шатлык китерде һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерде. Мондый күңелле уеннарга беркем дә бирешми. Бу күңелле уеннар балаларга җитезлекне, тизлекне, чыдамлыкны үстерергә мөмкинлек бирде, уңай энергия һәм яхшы кәеф бирде.