Сабаның 4 нче номерлы “Кыңгырау " балалар бакчасында Россия көне

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

12 июньдә илебез үз тарихында иң " яшь " бәйрәмнәрнең берсе - Россия көнен билгеләп үтә. Россия көне - патриотик көчкә ия булган милли бәйрәм. 4 нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасында патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Үз илеңә карата мәхәббәт һәм горурлык тәрбияләүдә, үз халкыңның гореф-гадәтләренә һәм символларына хөрмәт тәрбияләүдә бәйрәмнәр зур роль уйный. Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан балалар бакчасында түбәндәге чаралар үткәрелде: төркемнәрдә тәрбиячеләр «Россия флагы», «Россия гербы» темаларына әңгәмәләр үткәрделәр, Россия флагы, герб рәсемнәре төшерелгән иллюстрацияләр карадылар, «Россия флагы» темасына зурлар төркемендә рәсем сәнгате буенча дәресләр, төркемдә балалар рәсемнәре күргәзмәсе үткәрелде, урта төркем балалары Россия флагы рәвешендә чәчәклек утырттылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче белән бергә бәйрәм концерты күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International