«Мин кояш рәсемен ясыйм» дип исемләнгән асфальтта акбур белән рәсем ясау буенча бәйге

2020 елның 13 июне, шимбә

Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, Россия көнен бәйрәм итү кысаларында, балалар белән асфальтта акбур белән рәсем ясау буенча «Мин кояш рәсемен ясыйм» дип исемләнгән бәйге үткәрделәр. Бу бәйге балаларның патриотик аңын формалаштыру, үз Ватаны өчен горурлык хисен тәрбияләү, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Балаларга Россия турында,  аның зур ил булуы,  күпмилләтле халыкларны берләштерүе,  без бер-беребезгә, табигатькә һәм ата-бабаларыбызның мәдәни мирасына хөрмәт белән карарга тиешлегебез турында сөйләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International