«Күңелле балачак»

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар белән саф һавада «Күңелле балачак» уеннары оештырдылар. Чара эстафета, җәйге тематикага табышмаклар чишү рәвешендә барды. Балалар барлык этапларда да актив катнаштылар, җитезлек һәм зирәклек буенча биремнәр үтәделәр. Эстафетаны үткәрүдә дулкынландыргыч мизгел булса да, бәйрәмдә күңелле һәм тату атмосфера сизелде. Барлык балалар да канәгать калдылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International