90 яшьлек юбилярны котлау.

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Галимов Әсхәт Галим улы 1930 нчы елның 6 июнь көнне  Кече Шыңар авылында колхозчы  Галим белән Мәмдүхә гаиләсендә  дөньяга килә.

Әсхәт абыйга 6 яшь булганда әтисе Галим абый үлеп китә. Ике бала белән әнисе тол кала. Әсхәт абый 7 еллык мәктәпне тәмамлый.  Аннан сон басу, кыр эшләрендә, колхозда эшли. “Ачлык, ялангачлык булды. Әтисез малайларны гел кыерсыталар иде. Олылар ат белән, без үгез белән эшли идек. Ындыр табагына көлтә кертү дә безнең җилкәгә төште. Чабаталар тузмасын дип,  җир башына салып калдыра идек” – дип искә алды ул. Сугыш беткәч тә, төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләүне дәвам итәләр, чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысы һәлак булган. Башкалар кебек ул да ил язмышына кушылып хезмәткә җигелә: гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга.

1951-1954 елларда Чита, Монголия тирәләрендә, 76 нчы разъездда рядовой солдат булып хезмәт итә.

1954 -1958 елларда Кизельдә шахтада эшли.

1958 елда Кече Шыңарга әйләнеп кайта.

1960 елда Яңа Мичән авылы кызы Мияссәр белән тормыш корып җибәрәләр, 2 кыз 2 малай үстерәләр. 7 онык, 6 оныкчыклары бар.  Мияссәр апа 2013 елда вафат булды. Бүгенге көндә Әсхәт абый  Кече Шыңар авылында  үз йортында малае Рөстәм тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International