Шушы көннәрдә Саба районы активистлары ТР балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары өчен "Киләчәккә курс" һәм балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең "Zoom"мәйданчыгында оештырылган онлайн сменаларында катнаштылар. Яңа һәм стандарт булмаган үз-үзеңне изоляцияләү шартларына карамастан, оештыру һәм үткәрү чаралар югары иде. Кызыклы лекцияләр, хокукый тестлар һәм квизлар, кызыклы спикерлар һәм күңелле атмосфера. Онлайн смена кысаларында ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Т.Җ. Сөләйманов һәм күп кенә танылган шәхесләр белән очрашулар узды. Активистлар мастер-классларда, вебинарларда катнашты.