Акция «Бала-төп пассажир»

2020 елның 5 июне, җомга

Сабаның  2нче номерлы  «Эллуки» балалар бакчасында «Бала-төп пассажир» исеме астында акция узды. Чараның төп максаты-ата-аналарның игътибарын,  пассажир балаларның куркынычсызлыгы проблемасына җәлеп итү.

Юл куркынычсызлыгы проблемасы һәрвакыт актуаль. Автомобиль салонында балаларны йөртү аеруча куркыныч тудыра. Ата-аналар кайвакыт  балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын кулланмыйлар. Бу еш кына, юл-транспорт һәлакәтләре вакытында, юл фаҗигасенә китерергә мөмкин.

Иң мөһим пассажирлар автомобильдә-балалар. Аларга ышанычлылык һәм комфорт тәэмин итү өчен , һәр ата-ана автокресло булырга тиеш.

Әлеге чара барышында безнең балалар бакчасының әти-әниләре куркынычсызлык каешларын эләктереп алган «Балалар автокреслода» фотосурәтләре белән уртаклаштылар.

Балалар бакчасының барлык төркемнәрендә «Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә» дигән почмаклар, «Смешарики и ПДД» дигән белем бирү мультфильмнары, рәсем конкурсы, уеннар, эстафеталар оештырылды.

Балалар бакчасының әти-әниләре белән балаларны ташу кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрелде. Акцияда катнашучылар автомобильдәге иң төп пассажирларның-балалар турында белешмәлекләр һәм искәрмәләр алдылар.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары акция нәтиҗәсе буларак, пассажир балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләре саны кимер дип өметләнәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International