3 июнь көнне, Сүлә авыл клубы мөдире, Курсабаш мәдәният йорты белгечләре белән берлектә, асфальтта, "Минем хыялым" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар, төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.