Хөрмәтле химия сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Химик көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сез Һәр предприятиенең иң зур горурлыгы-көндәлек хезмәтләре белән туктаусыз эш алып баручы кешеләр. Сез-үз эшегезнең чын осталары, безнең горурлыгыбыз! Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, тәҗрибәгез һәм хезмәт сөючәнлегегез предприятиеләргә елдан-ел уңышлы үсәргә һәм дөнья базарында ышанычлы позицияләр алырга мөмкинлек бирә.
Тармак ветераннарына аерым рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре! Сезнең хезмәт батырлыгы якты үрнәк булып тора. Сезнең дистә еллар элек салынган традицияләрне хезмәт коллективларында саклыйлар һәм үстерәләр.
Һөнәрегезгә тугрылык өчен рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, алга таба җитештерү уңышлары, оптимизм һәм эшләрегезнең чәчәк атуын телибез!