Иртәгә Бөек Ватан сугышы ветераны Муллахмәтов Муллагаян Муллахмәт улына 94 яшь тула.. Ветераннарыбыз алдында безгә бу шартларда — сугышсыз тыныч шартларда яшәү мөмкинлеге биргән өчен баш иябез.
Муллахмәтов Муллагаян Муллахмәт улы 1926 елның 30 маенда Саба районы Сабабаш авылында Муллахмәт һәм Мәмдүхә семьясында 5 нче бала булып дөньяга килгән. Сабабаш мәктәбендә 7 класс белем алганнан сон, Тукай колхозында төрле эштә эшли.
1945 елның гыйнвар башында армияга китә. Башта Саратовта , аннары Ростовта һәм Петрозаводский шәһәрләрендә хезмәт итә. Анда немец әсирләрен саклый. Сугыштан сон Кемерово өлкәсенең Пятигорск шәһәрендә хезмәт итә.
Туган авылына ул бары тик 1951елның ахырында гына әйләнеп кайта.Кайту белән җиң сызганып эшкә керешә.Саба урман хужалыгына эшкә урнаша.Шул ук елны Шәрифуллина Нурания апа белән тормыш корып җибәрә.Тату гомер итеп алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр .Нәкыя исемле кызы Кукмарада,ә Рәкыя һәм Зәлиясе Килдебәктә яшиләр.Кызганыч,улы Нәфыйкның бакыйлыкка күчүенә инде егерме елдан артты .Тормыш иптәше Нурания апа да 2011 елда гүр иясе булды.Муллагаян абый 1981 нче елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы,урман хуҗалыгында хезмәт куя.
Муллагаян абый: "Минем кебек бик күпләр Ватан өчен үзләренең гомерләрен кызганмыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен очен үзебезнең көчебезне кызганмадык. Җиңүгә юл озын һәм авыр булды. Сугышчылар соңгы сулышка кадәр изге антларына тугры калдылар, намусларына тап төшермичә, азатлыкны буарга ирек бирмәдек һәм халкыбызны коллыктан саклап калдык. Алга таба беркемгә дә без күргәннәрне күрергә язмасын,илләребез тыныч булсын"-дигән теләкләрен җиткерә.
Бүгенге көндә ул Килдебәк авылында, кызы Рәкыя тәрбиясендә яши. Кызлары,оныклары аңа һәрвакыт ярдәм итеп,булышып торалар.