Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатының изоляция вакытында үткәрелгән чаралары

2020 елның 22 мае, җомга

Югары Утар балалар йорты-интернаты тәрбиячеләре, изоляция шартларында да тәрбияләнүчеләр белән даими рәвештә төрле ял һәм спорт чаралары үткәреп торалар.

Бирегә төрле спорт уеннары да керә, алар сәламәтлек өчен файдалы, асфальттагы рәсемнәр ясау, үз чиратында саф һавада булу файдалы үтә, тәрбияләнүчеләрнең хезмәт белән мәшгульлеге дә бар, ул шулай ук балаларның эмоциональ торышына уңай тәэсир итә.

   Төрле хезмәт гамәлләрен үтәп, балалар алган нәтиҗәләрдән канәгатьләнү һәм шатлык хисләре кичерәләр, чөнки алар кызыклы һәм файдалы эш белән мәшгульләр. Нәкъ менә шундый иркен шартларда һәр бала өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән үзара мөнәсәбәтләрнең уңай сыйфатларын һәм күнекмәләрен ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International