Бистә территориясендә матурлык тудырабыз...

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

    Барыбызның да яраткан ел фасылы- җәй якынлаша. Җәй исә ул - чәчәкләр, матурлык һәм  яхшы кәеф дигән сүз.  Шуны истә тотып, район үзәге Байлар Сабасы бистәсенең һәр почмагында матурлык тудырырга чакырабыз. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан башлап, бистәдә эшчәнлеген алып баручы оешма, учреждение, предприятиеләрдән территорияләрен җәй дәвамында төзек һәм матур итеп тотуларын сорыйбыз. Үләне вакытында чабылган, чәчәкләре аллы-гөлле булып балкып утырган территориядә яшәү үзебезгә дә күңелле, килгән кунакларга да карап хозурланырга менә дигән матурлык һәм үрнәк булачак.  

      Ихтирам белән, Саба шәһәр башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International