Мишә авыл җирлегенең Сабабаш авылы һәм Лесхоз бистәсе янындагы санкцияләнмәгән чүплекләр юк ителде.
Мондый чүплекләр экологияне генә начарайтып калмый, ә янгын куркынычы да тудыра. Хөрмәтле җирлек халкы һәм кунаклар! Чисталыкны һәм тәртипне саклагыз, әйләнә-тирә мохитне пычратмагыз! Әлеге таләпләрне үтәү сезне һәм сезнең балаларыгызның тормышын һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк.