Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

 

   2020 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, гамәли методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү кысаларында, ZOOM платформасы аша Саба районы Сатыш авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен, авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин катнашында, онлайн-семинар үткәрде.

   Семинарда кулланучылар хокукларын яклауның гомуми мәсьәләләре каралды, аерым алганда, товарлар сатканда һәм хезмәтләр күрсәткәндә. Территориаль органга кергән мөрәҗәгатьләр мисалында гамәлләр алгоритмы аңлатылды.

   Семинар барышында сораулар бирелде, аларга тулы җаваплар бирелде. Җирле үзидарә органнары белгечләренә кулланучылар белән эшләгәндә рәсми сайтта урнаштырылган мәгълүматны актив кулланырга тәкъдим ителде www.tatzpp.ru к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International