Татарстанда бакчачыларга 2020 елда, катлаулы икътисадый шартларга карамастан, 500 млн. сум бүлеп биреләчәк

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерлек буенча киңәшмә уздырды. Санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.

Киңәшмә кысаларында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Татарстан Республикасында 23 муниципаль берәмлектә 381 мең бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте (СНТ) теркәлгән. Аның сүзләренә караганда, һәр участокта кимендә өч кеше ял итүен исәпкә алсак, бу инде 1 млн.татарстанлы.

2013 елдан "Татарстан Бакчачылар берлеге" эшли. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык хәрәкәте кураторы итеп билгеләнде.

Тулаем алганда, Татарстанда бакчачылык ширкәтләренең тышкы инженерлык инфраструктурасын норматив хәлгә китерү буенча эш алып барыла, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 2017 елдан бу максатларга ел саен 500 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелә. Шулай итеп, өч ел эчендә 1 млрд. 650 млн. сум күләмендә финансланган. Бу 151 су башнясы куярга, 83 скважина ремонтларга, 26 км суүткәргеч салырга, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен 359 мәйданчыкны норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, 92 км керү юлы ремонтланган, 116 км электр тапшыру линияләре һәм 118 комплект трансформатор подстанциясе эше җайга салынган.

Агымдагы елда, катлаулы икътисади шартларга карамастан, бу эш дәвам итәчәк, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов, 500 млн. сум финанслау каралган.

2018 елдан башлап, Татарстан Президенты искәрткәнчә, бакчачылык ширкәтләренә финанслашу шартларында аларның эчке инженерлык челтәрләрен ремонтлау буенча ярдәм күрсәтелгән. Бакчачы керткән һәр сумга Татарстан бюджетыннан челтәрләрне норматив хәлгә китерү өчен 2 сум бүлеп бирелә. Әлеге механизм ярдәмендә 2018-2019 елларда өстәмә рәвештә 13 км эчке аллея, 120 км дан артык электр тапшыру линияләре, 44 км чамасы суүткәргеч ремонтланган. Программаның иң актив катнашучылары-Казан һәм Тукай районы бакчачылары.

Хәзерге эпидемиологик вәзгыять шартларында Рөстәм Миңнеханов бакчачыларны үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә барлык саклык чараларын үтәргә, шулай ук максималь санда контактларны, шул исәптән бакчачылык җәмгыятьләрендә дә булдырмаска чакырды.

Бүгенге киңәшмәнең модераторы-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Ул искәрткәнчә, 2020 елда бакчачылык ширкәтләрендә эш планы билгеләнгән – агымдагы елда бу эштә 21 муниципаль районда бакчачылар катнашачак.

Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин республика җитәкчелегенә бакчачыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук республикада барлыгы 900-дән артык бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре төзелүен, ә хәзер ТР Виноград үстерүчеләр ассоциациясе төзелүен искәртте. Владимир Дейнекин бакчачыларның шундый сорауларын, ташламалы категория гражданнар (пенсионерлар) өчен бакчачылык участокларына, шул исәптән су транспортында йөрү бәясе турында сөйләде. Тормыш күрсәткәнчә, бакчаларның стратегик әһәмияте кимеми, киресенчә, диде Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе.

Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына бу мәсьәләне карарга кушты.

Онлайн киңәшмә барышында бакчачылык ширкәтләре вәкилләре, аерым алганда, инвентарьлаштыру һәм бакчачылык ширкәтләренә вак таш түшәмәле юлларны баланска кую, аз торак пунктларның һәм бакчачылык ширкәтләренең (сезонлы яшәү белән) кәрәзле элемтәсен каплау, бакчачылык ширкәтләренең (ККК чыгару буенча хезмәтләр өчен түләү һ. б. кагылышлы сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International