1.1941-1945 елларда һәлак булган сугышчылар истәлегенә һәйкәл.
Ул 1984 елда барлыкка килгән.Монда каберлекләр юк .«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар исемлеге» дигән язулар бар .Һәйкәл Саба муниципаль районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә урнашкан. Капиталь ремонт 2005 елда үткәрелгән. Һәр елны 9 май көнне кешеләр аның янында һәлак булганнарны искә алырга һәм ветераннарны Җиңү белән котларга җыела.
2.1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга багышланган стела.
Ул 2002 елда барлыкка килгән. Монда каберлекләр юк. 2015 елда капиталь ремонт үткәрелгән. Һәйкәл Саба муниципаль районы Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә урнашкан. Һәр елны 9 май көнне кешеләр аның янында һәлак булганнарны искә алырга һәм ветераннарны Җиңү белән котларга җыела.
Әлеге һәйкәлләрне бюджет оешмалары хезмәткәрләре, укучылар һәм авыл халкы һәрдаим карап,җыештырып һәм төзекләндереп торалар.