Хәзерге вакытта әлеге дата Татарстанда яшәүчеләр өчен аерым әһәмияткә ия. Республикабызда гомумроссия күләмендә генә түгел, ә дөнья күләмендә кыйммәтле саналган тарих һәм мәдәният һәйкәлләре тупланган. Аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу – безнең төп бурычыбыз. Саба шәһәр җирлеге территориясендә исә бүгенге көндә 5 шундый объект бар. Алар – әфганчылар истәлегенә куелган һәйкәл, бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин исемен йөртүче һәйкәл, “Сабалылар – Бөек Ватан сугышында” мемориаль комплексы, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә кулган стела һәм Урта Саба авылында сугышта катнашучылар истәлегенә куелган мемориаль такта. Алар һәрдаим яңартылып һәм төзекләндерелеп торыла.