Килдебәк авыл җирлегендәге һәйкәлләр

2020 елның 18 апреле, шимбә

18  апрель  Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне буларак билгеләп үтелә. Килдебәк авыл җирлегенә кергән һәр авылда да Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәлләр бар. Әлеге һәйкәлләр авылдашларыбыз – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрахим улы һәм “Трейд Металл” оешмасы генераль директоры Галиев Илсур Ибрахим улы ярдәме белән эшләнделәр. Шулай ук, Килдебәк авылында “Дан” ордены тулы кавалеры, авылдашыбыз, Тимергалиев Корбан Тимергали улы хөрмәтенә бюст та урнаштырылган. Әлеге һәйкәлләрне бюджет оешмалары хезмәткәрләре, укучылар һәм авыл халкы һәрдаим карап,җыештырып һәм төзекләндереп торалар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International