Саба районы Урман хуҗалыгы тарихы музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» бәйгесенең 2 нче этабында җиңүче булды

2020 елның 10 апреле, җомга

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, халык фикерләренә нигезләнеп уздырыла торган «100 легендар бренд» бәйгесенең икенче этабында 43 җиңүче билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, проектның инициаторы – «Комсомольская правда – Казань».

Җиңүчеләр арасында Саба муниципаль районының Урман хуҗалыгы тарихы музее да бар. Тулы исемлек белән  http://100brand.ru сайтында танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерик, «100 легендар бренд» бәйгесенең беренче этабы – быел 20 нче гыйнвардан 21 нче февральгә кадәр, икенче этабы 1 нче марттан 31 нче мартка кадәр узды. Беренче этап нәтиҗәләре буенча – 53 легендар бренд (тармаклар буенча), икенче этапта – тагын 43 бренд, һәр муниципаль районга берәр бренд билгеләнде. Беренче этапта «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ җиңүчеләрнең берсе дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International