1 апрель көнне XI Дөньякүләм "ӘДӘБИ МАРАФОН" (#әдәбимарафон) башланды!

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе


Проектның максатлары: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

ТУЛЫ МӘГЪЛҮМАТ Татнетны үстерү фондының һәм Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтларында: http://tat-i.net/tt/adabimarafon-11 яки sababiblioteka инстаграм челтәреннән тулырак мәгълүмат ала аласыз.

Дуслар! Әйдәгез, үзебез дә катнашыйк, якын кешеләребез һәм дусларыбызны да әдәби марафонга чакырыйк! Безнең белән бергә алар да уңышларга ирешсеннәр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International