Безнең “Әллүки” балалар бакчасында шәфкать туташы Мөхәммәтова Р.А. балалар һәм бакча хезмәткәрләре өчен короновирустан саклану буенча профилактика чаралары үткәрде. Балаларга һәрвакыт кулларын, битләрен юарга, тамакларын кайнар су белән чайкарга кирәклеге турында әйтте, бер-береңә карап төчкермәскә кушты. Ә бакча хезмәткәрләренә авыру таралмасын өчен нәрсәләр эшләргә, бакча эчен ничек җыештырырга кирәклеге турында аңлатып үтте. Кешеләр күп булган җирләргә бармаска киңәш итте.