«Җинү кайтавазы мәңгелек...»

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

17 март көнне Шекше мәдәният йорты Иштуган мәдәният йортында үткән Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган " Җиңү кайтавазы мәңгелек...” дип исемләнгән бәйгедә катнашты.. Шекше мәдәният йортыннан "Вокал" һәм "Хореография" номинацияләрендә "Чаткылар" бию коллективы һәм Габделхакова Ильвина "Зәңгәр яулык" җыры белән катнаштылар, шулай ук Гыйбадуллина Камилә, Фаваризова Айзилә, Мирзагалләмова Ания “Нәфис сүз” номинациясендә "Телсез Шаһит"дип исемләнгән нәсер белән чыгыш ясадылар. Жюри һәр номерны катгый бәяләде. Барлык катнашучылар да конкурска җитди әзерләнделәр. Алар бик матур итеп чыгыш ясадылар, үз осталыкларын һәм башкаруның үзенчәлеген күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International