90 яшьлек юбиляр

2020 елның 20 марты, җомга

2020  елның 18 мартында Мәртен авылында яшәүче Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Җиһания Хәйретдин кызын юбилее белән Саба муниципаль районы башкарма комитетының аппарат җитәкчесе М.Р. Кәримов, Саба райны социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М. Хуҗин, “Мәртен” агрофирмасы җитәкчесе А.Г. Фатыхов һәм Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин котладылар. Алар Җиһания әбигә нык сәламәтлек, улы һәм якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук, Җиһания әбигә илебез президенты В.В. Путинның котлау телеграммасы да тапшырылды.

         Җиһания әби чын-чынлап тормышны, хезмәтне яратып яшәүче кеше. Аның хезмәт стажы гына да 60 елдан артык.  90 яшьтә булуга карамастан ул буген дә хәрәкәттә: сарык, кош-корт асрый, җәй буе печән әзерли, 3 чакрым ара дип тә тормый, күрше авылга кибеткә дә барып килә.  Җиһания әби тормышка, хезмәткә булган мәхәббәте белән күпләргә үрнәк булып тора. Җиһания әбигә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм алга таба да улы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International