Инфекцион авырулар киң таралган чорда МБМБУ Саба 1 “Шатлык” балалар бакчасында балаларны, хезмәткәрләрне, әти-әниләрне авырулардан саклану чаралары белән таныштыру буенча даими эш алып барыла. Балалар белән “Короновирустан сакланыйк”, “Безнең сәламәтлек - безнең кулларда”, “Сәламәт булыйк” темаларына бердәм белем бирү эшчәнлеге, әңгәмәләр, хезмәткәрләр белән гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча өстәмә инструктажлар үткәрелә. Иң мөһиме - короновирусның таралуына юл куймаска, һәркемгә сәламәтлегенә игътибарлы булырга, гигиена таләпләрен һәм саклану чараларын төгәл үтәргә кирәк.