«Кулъяулык чигәбез»

2020 елның 20 марты, җомга

Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кул эшләре клубы әгъзалары белән «Кулъяулык чигәбез»дип исемләнгән танып-белү-иҗади сәгате үткәрделәр. Безнең осталар "җиңү кулъяулыгы" бәйгесендә катнашырга булдылар. Кул эшләре осталары тукымага рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, чигү серләре белән уртаклаштылар . Кичә М. Манихованың " Кулъяулык чигә кызлар..." , "Сөлге чигәм" шигырьләрен уку, борынгы татар чигү сәнгате турында әңгәмә белән бергә аралаштырылып алып барылды. Шулай ук осталар әзер эшләрен дә күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International