Кич утыру "Самавырда кунакта"

2020 елның 20 марты, җомга

Сабабаш авыл клубында «Зөбәрҗәт» фольклор коллективы өчен «Самавырда кунакта» дип исемләнгән кич утыру бәйрәме үткәрелде. Кичке утырулар милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен торгызу максатларында үткәрелә . Кич утыру - ул безгә мирас буенча килгән халык гореф-гадәтләренең берсе. Чарада катнашучылар кич белән клубка күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә. Чәй өстәле артында хатын-кызлар балачакларын бик теләп искә төшерделәр, яшь чакта хезмәт көненнән соң кич утырырга ничек килүләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International