6 март көнне Кече Кибәче авыл клубында «Буыннар чылбыры »исемле отчет-иҗат конкурсы кысаларында Финанс-бюджет палатасы, Үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм Казначылык Департаменты территориаль бүлегенең иҗат-отчет концерты булып узды.
Концертта барлык оешма хезмәткәрләре дә катнашты. Сценарий авторы-Финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериянең әйдәп баручы хисапчысы Гүзәл Нуруллина.
Концерт программасы матур һәм дәртле номерларга бай иде. Илнар Галиев, Ләйсән Нигъмәтҗанова, Ләйсән Нәҗипова, Фәридә Вәлимухаметова, Диләрә Миникаева, Рузилә Ганиева, Эльмира Сабирҗанова һәм Энҗе Гәрәева, Алинә Давыдова һәм Гүзәл Кашапова, Илгизәр Гатауллин һәм Адел Вәлимухаметов башкаруындагы гитара белән җырлар берәүне дә битараф калдырмады. Финанс-бюджет палатасы баш хисапчысы Гөлнара Заһидуллина «Тучи в голубом» җырын хәрби вальс белән бергә башкарды.
Быел иҗат-отчет концертлары ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм «Буыннар чылбыры» девизы астында уза. Шуңа күрә концерт вакытында Бөтенхалык өмәсе күренеше сәхнәләштерелде, В.И. Ленин ТАССР төзелү турында декрет белән “чыгыш ясады”. Сугыш тематикасы, авыл яшьләренең җырлы- биюле уеннары Бөек Ватан сугышы башлану турындагы хәбәр белән өзелү турындагы эпизод ярдәмендә ачылды. В.И. Сталин үзе яшь солдатларга «теләкләрен җиткерде». Концертта шулай ук Л.И. Брежнев үзенең доклады белән чыгыш ясады. Аның чыгышы бигрәк тә өлкән буын тамашачыларына ошады.
Мәдинә Кәримова, Зөлфия Кәримова, Динә Сәфәрова һәм Альбина Гузялова, туган республикабыз, кешелеклелек, буыннар арасындагы элемтә һәм сугыш турында шигырьләр укып, үзләренең нәфис сүзне оста башкаруларын күрсәттеләр.
Үзәкләштерелгән бухгалтериясенең баш хисапчысы Алсу Мингәрәева һәм Финанс-бюджет палатасың баш белгече Илгизәр Гатауллин баянда татар халык җырларыннан попурри башкардылар.
Казначылык Департаментының территориаль бүлеге коллективы башкаруында «Әбиләр фитнеста» дигән мәзәк күренеш тамаша залында күңелле атмосфера тудырды. Искиткеч энергетика һәм көчле позитив зарядны тамашачыларга дәртле биюләр тәэмин итте. Барлык биюләрне дә сәхнәгә куючы-үзәкләштерелгән бухгалтериянең әйдәп баручы бухгалтерлары Рузилә Ганиева һәм Сөмбел Назирова.
Концерт бер сулышта, җылы иҗади шартларда узды, икенче номерны ишетү һәм күрү теләге белән барды. Концерт югары нотада - концертта катнашучыларның күмәк хоры белән тәмамланды. Авыл халкы аларны алкышларга кумделәр.