Кеше өчен иң кадерле әйбер – ул сәламәтлек. Кечкенәдән үк үз сәламәтлегеңнең кадерен белергә һәм аның турында кайгыртырга кирәк. Организмның сәламәтлегенә уңай йогынты ясаучы чараларның берсе-иртәнге зарядка.
10 март көнне укучыларда сәламәт яшәү рәвешенә уңай караш формалаштыру максатыннан, Сәләтле балалар мәктәбендә “Иртәнге зарядка” марафоны старт алды. Ул 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Барыгызны да һәр иртә 7.30 сәгатьтә мәктәпнең спорт залына чакырабыз. Анда Саба районының иң яхшы инструкторлары җитәкчелегендә иртәнге зарядка узачак. Күңел күтәренкелеге һәм көне буена яхшы кәеф вәгъдә итәбез!